Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне кысаларында Александровка авылында гражданнарны күчмә кабул итү оештырылды

2025 елның 11 марты, сишәмбе

Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы башлыгы һәм эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге консультанты Чистай районының Александровка авылы халкы белән очрашу оештырды.  Чара дәвамында кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарны аңлату һәм авыл җирлеге башкарма комитеты белгечләре өчен семинар үткәрелде.

Чара башында территориаль орган башлыгы катнашучыларга, ел саен 15 мартта бөтен дөнья җәмәгатьчелеге Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көнен билгеләп үтүе турында мәгълүмат җиткерде. 2025 елда әлеге чара «Тотрыклы яшәү рәвешенә гадел күчү» девизы астында уза. Тотрыклы яшәү рәвешенә төп юл — акыллы куллану.

Авыл җирлегендә яшәүчеләр белән кулланучылар хокукларын яклау өлкәсенә кагылышлы мәсьәләләр каралды.

Мәсәлән, халык үтенече буенча техник яктан катлаулы сыйфатсыз товар сатып алу вәзгыятендә кулланучыларның хокукларын аңлаттылар; сатучы озак файдаланыла торган товарны гарантияле ремонтлау вакытында кулланучыга алыштырыла торган товар бирмәгән вәзгыятьне карадылар; үтәүченең җиһаз ясау срокларын бозуы белән бәйле бәхәсле вәзгыятьне аңлаттылар.

Гражданнарны кабул итү барышында Кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре белән беррәттән Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе компетенциясенә караган башка мәсьәләләр дә каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International