Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы башлыгы Марина Егорова Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районының Рус Әшнәге авыл җирлеге халкы белән очрашу үткәрде.
Чараның максаты - кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләрендә халыкның хокукый грамоталылыгын һәм мәгълүматлылыгын арттыру.
Күчмә чара барышында сәүдә өлкәсендәге мәсьәләләр, атап әйткәндә, сыйфатсыз товарлар сату һәм төрле очракларда аларны хәл итү юллары турында сүз барды. «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 1992 елның 07 февралендәге 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законы нигезләмәләре, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2020 елның 31 декабрендәге 2463 номерлы карары белән расланган ваклап сату-алу шартнамәсе буенча товарларны сату кагыйдәләре нигезендә аңлатмалар бирелде. Чара барышында мәгълүмат буклетлары таратылды.
Күчмә чара кысаларында Казан территориаль органы башлыгы әлеге торак пунктта эшләүче муниципаль хезмәткәрләр өчен семинар үткәрде.