Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгече Яңа Чишмә мәктәбендә ачык дәрес оештырды.
Чараның төп максаты - укучыларның кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә белемнәрен арттыру, кулланучы культурасын тәрбияләү, кулланучылар хокукларын яклау процедурасы һәм механизмы, гражданнарның законлы мәнфәгатьләре турында төгәл күзаллаулар формалаштыру.
Чара барышында укучыларга Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге эшчәнлеге турында таныштыру мәгълүматлары бирелде. Алар Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көненең барлыкка килү тарихы турында лекцияне кызыксынып тыңладылар.
Белгеч укучыларга аларның кулланучылар хокукларын аңлатты, товар һәм хезмәтләр сатучыларның һәм җитештерүчеләрнең «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законын үтәүнең мөһимлеген билгеләп үтте. Өйрәнелгән материалны яхшырак үзләштерү өчен укучылар арасында викторина үткәрелде.
Укучылар белән әңгәмә барышында түбәндәге темага кагылдык: «Тотрыклы яшәү рәвешенә гадел күчү»не ничек аңлыйсыз?
«Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне» тематикасы буенча анкета үткәрелде. Белгеч укучыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде, Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә төрле тематикалы белешмәләр өләште.