Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы башлыгы Булат Кадыйров һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Гөлназ Шакирова Балтач муниципаль районының Түнтәр авылында чираттагы күчмә кабул итү үткәрделәр.
Чара кысаларында тиешле сыйфатлы товарларны алмаштыру һәм кире кайтару очракларында гражданнарның хокукларын яклауга; кулланучы таләпләрен канәгатьләндерү срокларына; товарларга экспертиза уздыруга кагылышлы мәсьәләләр каралды. Алкоголь продукциясен сату үзенчәлекләре һәм азык-төлек товарларының сыйфаты проблемалары, яраклылык срогы чыккан продуктларны сату турында фикер алыштылар. Тыңлаучылар өчен алкоголь продукциясен ваклап сату өлкәсендәге законнарга кертелгән соңгы үзгәрешләр, «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законының гомуми нигезләмәләре һәм төп закон актлары җиткерелде.