Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районының Шәдке авыл җирлегендә кулланучылар хокукларын яклау һәм алкоголь продукциясен сату өлкәсендәге мәсьәләләр буенча гражданнарны күчмә кабул итү үткәрелде. Кабул итүне Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы башлыгы Булат Кадыйров һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы контроль-инспекция бүлегенең әйдәүче белгеч-эксперты Ирина Галимова алып барды.
Чара кысаларында мөрәҗәгать иткән гражданнарга консультация ярдәме күрсәтелде. Авыл халкын сыйфатсыз товар өчен акчаларны кире кайтару, сыйфатсыз товар алмаштыру, сыйфатсыз товарларга таләпләр кую сроклары мәсьәләләре кызыксындырды.
Чара барышында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең территориаль органнарының адреслары һәм телефоннары булган, төрле товарлар һәм хезмәтләр турында брошюралар һәм буклетлар таратылды.