Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы белгечләре «Изгелек» физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне тернәкләндерү үзәгендә чираттагы профилактик чара үткәрделәр.
Быел бу бәйрәм «Тотрыклы яшәү рәвешенә гадел күчү» девизы астында уза. Тотрыклы яшәү рәвеше - ул кешенең продуктларны һәм ресурсларны куллануы нәтиҗәсендә әйләнә-тирә мохит торышының начараюын минимальләштерүгә омтылуга юнәлтелгән якын килү.
Чарада катнашучыларга белгечләр тотрыклы яшәү рәвешенә күчү өчен берничә киңәш тәкъдим иттеләр:
- кабат кулланырга мөмкин булган товарларга өстенлек бирергә, шулай ук товарны тиешенчә файдаланып булмаганнан соң эшкәртергә. Мәсәлән, бер тапкыр кулланыла торган пластик стакан урынына кәгазь стакан куллану;
- су чыгымын киметергә һәм агып чыгуларны вакытында бетерергә, су кулланылмаса, аны сүндерергә, мәсәлән, теш чистарту вакытына кранны ябарга. Су аз сарыф ителә торган җиһазлар һәм приборлар кулланырга. Моннан тыш, шәхси йортта яки бакчада яңгыр суын җыярга һәм аны хуҗалык ихтыяҗлары өчен кулланырга мөмкин;
- балаларны кечкенәдән үк ресурсларны (газ, су, электр) сак кулланырга өйрәтергә.
Очрашу азагында чарада катнашучыларга алга таба мөстәкыйль өйрәнү өчен Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе тарафыннан эшләнгән рус һәм татар телләрендәге кулланучылар өчен мәгълүмати белешмәләр тәкъдим ителде.