Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне алдыннан «Алга» редакциясендә туры эфир булды

2025 елның 14 марты, җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы башлыгы Марина Егорова белән туры эфир Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районының «Алга» редакциясендә узды. 

Спикер һәркемне борчыган мөһим сорауларга җавап бирде:

- Бүләк сертификатын акчага әйләндереп буламы?

- Аванс керткәннән соң тәрәзәләр куюга шартнамәдән ничек баш тартырга?

- Әгәр кибет гарантия беткәннән соң яраксыз ботинкаларны кабул итмәсә, нишләргә?

- Чек сакланып калган булса, артык линолеумны кире кайтарып буламы?

- Зәркән әйберләрен алмаштырудан баш тарткан сатучы хаклымы?

- Счетчикны алыштырганда ничек алданмаска?

- Дару савытында дару төймәсе җитмәсә, нишләргә?

Питрәч районының вКонтакте төркемендәге туры эфирга сылтама:

https://vk.com/wall-65543167_120536

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International