Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы белгечләре Менделеевск шәһәренең сәүдә объектларында профилактик чаралар уздырдылар. Кулланучылар һәм хуҗалык итүче субъектлар вәкилләре өчен Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне темасы яңгырады.
Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көненең максаты - җәмәгатьчелек игътибарын кулланучылар хокукларын яклауга бәйле проблемаларга җәлеп итү, грамоталылык дәрәҗәсен күтәрү һәм гражданнарга аларның мәнфәгатьләрен дәүләт һәм җәмәгать яклавы механизмнары турында мәгълүмат бирү.
Кулланучылар хокукларын яклау көне темасына аралашудан тыш, белгечләр хуҗалык итүче субъектлар вәкилләре һәм кулланучылар белән бергә азык-төлек продуктларына кагылышлы мәсьәләләрне дә тикшерделәр.
Азык-төлек продуктларын сайлаганда, продукциянең исеме, аны җитештерүчесе, составы, азык кыйммәте, яраклылык срогы, әзерләү датасы, саклау шартлары турындагы мәгълүматка игътибар итәргә кирәк.
Сатыла торган товарның бәясендә товарның исеме, товар берәмлеге өчен бәясе яки товар үлчәү берәмлеге өчен бәя күрсәтелергә тиеш.
Сатучы товарны киштәдә күрсәтелгән бәядән сатарга тиеш.
Төргәкләнгән товарда товарның исеме, авырлыгы (массасы, неттосы), товарны үлчәү берәмлеге өчен бәя, төргәкләү датасы, яраклылык срогы күрсәтелә.
Сөтле, сөт составлы продуктларны сату урынында урнаштыру күрсәтелгән продуктларны башка азык-төлек продуктларыннан визуаль рәвештә аерып тору мөмкинлеге бирә торган ысул белән башкарылырга һәм «сөт маен алмаштыручы булмаган продуктлар» - БЗМЖ дигән башка мәгълүмати язу белән озатылырга тиеш.
Таможня берлегенең техник регламентлары таләпләренә туры килә торган һәм туры килү бәясен (раслауны) узган азык-төлек продукциясе Таможня берлегенең әгъза – дәүләтләре - ЕАС базарында продукция әйләнешенең бердәм билгесе белән тамгалана.
Товар сатып алганда аның куркынычсызлык сынауларын узуына инанырга телисезме? Сатучыдан декларация турында, әлеге товарга туры килү турында белешмәләр алыгыз һәм Росаккредитация сайтында декларацияләр реестрындагы мәгълүматны тикшерегез safety.fsa.gov.ru
Махсуслаштырылган азык-төлеккә (балалар ашавы, диетик туклану, биологик актив өстәмәләр) дәүләт теркәве турында таныклык рәсмиләштерелергә тиеш.
Чаралар вакытында белгечләр кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә төрле темаларга мәгълүмат буклетлары тараттылар.