Күпфункцияле үзәктә кулланучылар өчен консультация өстәле оештырылды

2025 елның 17 марты, дүшәмбе

Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы һәм Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе белгечләре күпфункцияле үзәкнең Чистай филиалында кулланучылар өчен консультация өстәле оештырдылар.

Чара гражданнарга дөрес кулланучылар тәртибен формалаштыру буенча мәгълүмат һәм консультация бирүгә, кулланучылар хокук мөнәсәбәтләре өлкәсендә мошенниклык гамәлләреннән яклау күнекмәләрен үзләштерүгә, кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарның актуаль аспектларын аңлатуга юнәлдерелгән. Шундый ук чара Алексеевск районында да узды.

Консультация өстәле барышында кызыксынган затларга Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көненең барлыкка килү тарихы, бу көнне кулланучылар хәрәкәтенең бөтен дөньяда кулланучылар очраша торган көнүзәк проблемаларга игътибарны җәлеп итү өчен берләшүе турында сөйләделәр.

Катнашучыларның үтенече буенча техник яктан катлаулы товарлар сатып алганда кулланучыларның хокуклары, кулланучыларның тиешле сыйфатлы товарны алмашу хокукы, сатучының алдан түләнгән товарны кулланучыга тапшыру срогын бозу нәтиҗәләре һәм башкарылган эшнең (күрсәтелгән хезмәтнең) кимчелекләре ачыкланганда кулланучының хокуклары аңлатылды.

Товарлар сатып алу һәм хезмәтләр алу буенча бәхәсле мәсьәләләр килеп чыккан очракта кулланучыларга Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына яисә Роспотребнадзорның ТР буенча Чистай районындагы идарәсенә мөрәҗәгать итәргә киңәш ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International