Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре Әлмәт муниципаль районы Башкарма комитетының сәүдә, кулланучылар хезмәтләре күрсәтү һәм эшмәкәрлекне үстерү бүлегенең баш белгече Айдар Насыйров белән берлектә Әлмәт шәһәренең күпфункцияле үзәгендә кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча гражданнарга консультацияләр үткәрделәр.
КФҮдә кизү торулар гражданнарга кулланучылар хокукларын яклау, халыкның хокукый грамоталылыгын арттыру һәм федераль законнарда якланган кулланучылар хокукларын бозуларны киметү өлкәсендәге мәсьәләләр буенча консультацияләр бирү максатында уза.
Консультация барышында белгечләр төрле өлкәләрдә кулланучыларның сорауларына җаваплар бирделәр (торак-коммуналь, финанс, медицина, көнкүреш хезмәтләре күрсәткәндә, азык-төлек һәм азык-төлек булмаган товарлар, көнкүреш техникасы, кәрәзле телефоннар сатып алганда, товарларны дистанцион ысул белән сатып алганда кулланучы хокуклары). Гамәлдәге законнар нигезендә һәр конкрет ситуациядә нишләргә кирәклеге, сатучыга карата язма дәгъва әзерләргә кирәклеге аңлатылды. Шулай ук кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнар буенча халык арасында анкета үткәрелде.
Килүчеләр өчен уңайлы урында кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә төрле тематикалы буклетлар һәм «Вестник потребителя Татарстана» газетасы урнаштырылды.