Казан шәһәре Башкарма комитетында җәмәгать туклануы предприятиеләре белән җәйге кафелар һәм җәйге верандалар урнаштыру мәсьәләсе буенча киңәшмә узды. Чарада 80нән артык җәмәгать туклануы предприятиеләре вәкиле катнашты. Чара барышында эшмәкәрләргә оешмаларның эстетик күренешен тәэмин итәргә, шулай ук җәмәгать туклануы хезмәтләрен күрсәткәндә һәм алкоголь продукциясен сатканда барлык нормаларны һәм таләпләрне тайпылышсыз үтәргә тәкъдим ителде.
Эшмәкәрләр ягыннан алкоголь продукциясе әйләнеше өлкәсендәге законнардагы соңгы үзгәрешләр турында сораулар яңгырады. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы башлыгы Марина Егорова барлык сорауларга да тулы җаваплар бирде.