Питрәч районында кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча гражданнарны күчмә кабул итү үткәрелде

2025 елның 3 апреле, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы башлыгы Марина Егорова Татарстан Республикасы Питрәч районының Белки авыл җирлегендә гражданнарны кабул итте. Чараның максаты - кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә халыкның грамоталылыгын арттыру.

Сәүдә өлкәсендәге мәсьәләләр, атап әйткәндә, сыйфатсыз товарлар сату һәм төрле очракларда аларны хәл итү юллары турында фикер алыштылар.

Катнашучыларга «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 1992 елның 07 февралендәге 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законы нигезләмәләре, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2020 елның 31 декабрендәге 2463 номерлы карары белән расланган Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре һәм башкалар нигезендә аңлатмалар бирелде.

Чара барышында мәгълүмат буклетлары һәм «Вестник потребителя Татарстана» газетасы таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International