Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы башлыгы Булат Кадыйров Арча районының Иске Кырлай авыл җирлеге бинасында гражданнарны кабул итте.
Авыл халкына булачак кабул итү турында белдерүләр аша алдан ук хәбәр ителгән иде. Кабул итү барышында сыйфатсыз товарлар, товарларга экспертиза үткәрү сроклары, техник яктан катлаулы товарларны кире кайтару һ. б. белән бәйле сораулар керде.
Гражданнарга кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнар нигезендә хокукларны гамәлгә ашыру тәртибе аңлатылды. Чарада катнашучыларның барысына да кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә мәгълүмати белешмәләр тапшырылды.