Азнакайда хәмер сату кагыйдәләрен үтәүгә контрольлек көчәячәк

2013 елның 8 ноябре, җомга

Азнакайда сәүдә предприятиеләре җитәкчеләре, муниципаль берәмлекләр җитәкчеләре катнашында алкогольле продукция сату кагыйдәләрен үтәүгә багышланган киңәшмә булды.

Чарада ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы начальнигы Миләүшә Михеева алкоголь продукциясенең законсыз әйләнеше, балигъ булмаганнарга спиртлы эчемлекләр сату очраклары турында сөйләде.

Соңгы вакытларда Казахстан Республикасыннан республикабыз районнары аша кертелгән аракы һәм коньяк сату очраклары ачыкланды, дип хәбәр итте ул.

Киңәшмәне Азнакай муниципаль районы хакимияте башлыгы Марсель Шәйдуллин алып барды. Хакимият башлыгы алкогольне сату кагыйдәләрен үтәүгә җитди контрольлек алып бару зарурилыгын искәртте. “Без үз гражданнарыбызны агулауга юл куймаска тиешбез”, –  диде ул, авыл җирлекләре башлыкларына һәм башка җитәкчеләргә мөрәҗәгать итеп.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International