2013 елның 5 ноябрендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе Зеленодол территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре Зеленодол шәһәрендәге “Дары природы” муниципаль унитар предприятиесе территориясендә Бөтендөнья сыйфат көненә багышланган чаралар уздырды: “Васильево икмәк заводы” ААҖ җитештергән икмәк-күмәч ризыкларын, кондитер әйберләрен дегустацияләү үткәрде, кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итүне оештырды.
Булачак чаралар турында шәһәр һәм район халкына район газетасы аша алдан ук хәбәр итеп куелган иде. Җитештерүче тарафыннан 18 атамадагы кондитер әйберләре, 16 атамадагы икмәк һәм икмәк-күмәч әйберләре тәкъдим ителде. Зеленодоллылар составына югары сортлы бодай оны, бодай көрпәсе кергән “Отрубной” икмәген (әлеге продукциянең шикәр диабетыннан интегүчеләргә бик файдалы булуын искәртик); составына югары сортлы бодай оны, арыш оны, ферментланган арыш солоды кергән “Яровой зерновой” икмәкләрен бигрәк тә югары бәяләде.
Гражданнарны кабул итүдә исә кулланучылар: сумканың күне ярылса, ирләр курткасының ян-як җөйләре аерылса, көзге итекнең табаны купса, ишек һәм тәрәзәләр кую сроклары санга сугылмаса нишләргә, дигәнрәк сорауларына җавап тапты. Мөрәҗәгатьләрнең кайберләре урында ук карап тикшерелде, кулланучылар хокукларын яклау буенча гамәлдәге закон нигезендә, хосусый эшмәкәрләргә консультацияләр бирелде.
Чаралар үткәрү барышында зеленодоллыларга буклетлар, белешмәлекләр, “Pulse” газетасының чираттагы саны өләшенде.
Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә үткәрелгән чаралар куллану базарында хокук бозуларны булдырмый калуга юнәлдерелгән профилактик чараларны алга таба да уздыруны күздә тота.