Данауровка авылында гражданнарны күчмә кабул иттеләр

2025 елның 16 апреле, чәршәмбе

Халык белән аңлату эшләре алып бару максатыннан, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы башлыгы вазыйфаларын башкаручы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге консультанты белән берлектә Чистай муниципаль районының Данауровка авыл җирлеге башкарма комитеты белгечләре өчен семинар-уку  һәм гражданнарны күчмә кабул итү оештырды.

Чара барышында «Кулланучылар хокукларын яклау турында» Россия Федерациясе Законының кайбер нормаларына, ваклап сату-алу шартнамәсе һәм халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү кагыйдәләре буенча товарларны сату кагыйдәләренә аңлатма бирелде.

Шулай итеп, катнашучылар үтенече буенча, озак вакытлы куллану товарын гарантияле ремонтлау чорында, кулланучыларның алмаштырылган товарны алуга  хокукы аңлатылды. Моннан тыш, товарда җитешсезлекләрне бетергән очракта, аңа гарантия срогы товар кулланылмаган вакытка озайтыла, дип аңлаттылар. Теманы дәвам итеп, куелган пластик тәрәзәләрдәге җитешсезлекләрне ачыклаганда кулланучылар хокукларын аңлаттылар.

Гражданнарны кабул итү тәмамланганнан соң, авыл җирлеге башкарма комитеты хезмәткәрләре өчен кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарны аңлату буенча семинар-укулар оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International