Бөтендөнья сыйфат көне (World Quality Day) – дөньяның барлык илләрендә ноябрьнең икенче пәнҗешәмбесендә үткәрелә торган еллык чара ул. Быел бу көн 14 ноябрьгә туры килә. Бөтендөнья сыйфат көнен гамәлгә куюның инициаторы булып, Берләшкән милләтләр Оешмасы ярдәме белән, Европа сыйфат оешмасы (ЕОК) (European Organization for Quality, EOQ) тора. Бөтендөнья сыйфат көне 1990 елда гамәлгә куелды. Ә инде алты ел узгач Европа сыйфат оешмасы ноябрьнең икенче пәнҗешәмбесенә туры килгән атнаны Европа сыйфат атнасы ((European Quality Week) дип игълан итте. Быел Бөтендөнья сыйфат көне “Сыйфатлы итеп эшләнгән – уңышка ирешү өчен эшләнгән!” дигән лозунг белән узачак. Бөтендөнья сыйфат көненең максаты булып продукциянең һәм хезмәтләр күрсәтүләрнең югары дәрәҗәдәге сыйфаты әһәмиятен арттыру, шулай ук сыйфат проблемаларына игътибарны җәлеп итүгә юнәлдерелгән эшчәнлекне көчәйтү тора. Чөнки сүз товарларның кеше өчен һәм әйләнә-тирә мохит өчен куркынычсыз булырга тиешлеге турында гына түгел, кулланучыларның ихтыяҗларын ни дәрәҗәдә канәгатьләндерү турында да бара бит.
Бөтендөнья сыйфат атнасы да дөнья күләмендә әһәмиятле вакыйгага әйләнде инде. Ул җәмәгатьчелек игътибарын сыйфат проблемаларына җәлеп итү, шулай ук Европа чикләрендә көндәшлеккә сәләтлелек өчен сыйфат казанышларын һәм сыйфатның мөһимлеген күрсәтү максатында үткәрелә торган акцияләрдән гыйбарәт.
Сыйфат проблемасы–дөньяның әйдәп баручы илләре икътисадында өстенлекле проблемаларның берсе. Бүгенге шартларда сыйфат төшенчәсе теләсә кайсы предприятиенең, теләсә кайсы тармакның һәм, әлбәттә, теләсә кайсы илнең эшчәнлегендә уңышка ирешү ачкычы булып тора. Сыйфат төшенчәсе заманча цивилизация уңайлыклары, тормыш сыйфаты буларак бәяләнә торган әйберләр белән тыгыз бәйләнештә тора. Ә болар – әйләнә-тирә мохитне саклау да, физик сәламәтлек, кешенең психологик яктан үзен уңай хис итүе дә.
Бу көнне Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе һәм аның территориаль бүлекләре эшчәнлекнең төрле өлкәләрендә эшләр башкару һәм хезмәтләр күрсәтүнең югары дәрәҗәдә сыйфатын тәэмин итүгә, җәмәгатьчелек игътибарын сыйфат проблемаларына җәлеп итүгә, сыйфат турында аң-белемнәрне пропагандалауга юнәлдерелгән чаралар үткәрә. Һәркайда кулланучылар өчен акцияләр рәвешендә чаралар, семинарлар, лекцияләр, базарларда дежур торулар, кулланучылар дегустацияләре уздырыла. 14 ноябрьдә укучылар өчен “Кулланучылар хокукларын яклау” дигән темага республика олимпиадасының йомгаклау этабы уздырылачак, бу чарага республикабызның төрле почмакларыннан 35 мәктәп укучысы җыелып, кулланучы белемнәре буенча ярышларда катнашачак. Шуны да искәртеп үтәргә кирәк: әлеге олимпиада (анда катнашу өчен Татарстанның 500 дән артыграк мәктәп укучысы заявка бирде) 3 этаптан тора: бирелгән темага эссе язу, сорау-җаваплар рәвешендә тест үткәрү һәм соңгы йомгаклау этабы – имтихан рәвешендә уздырылачак. Олимпиадада җиңүчеләрне һәм призерларны грамоталар, кыйммәтле бүләкләр көтә. 16 ноябрьдә, продукция үрнәкләренә алдан лаборатор тикшеренүләр үткәреп, балык консервларына һәм пресервларына кулланучылар дегустациясе оештырылачак. Дегустация эшендә эксперт-профессионаллар, шулай ук гади кулланучылар да катнашачак. Бөтендөнья сыйфат атнасы чорында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе үткәргән чаралар йомгаклары буенча рәсми сайтка (http://tatzpp.ru) мәгълүмат урнаштырылачак. Яңалыкларыбызны күзәтеп барыгыз!
Язма www.calend.ru сайтындагы мәгълүматлардан файдаланып әзерләнде.