Кабатлауның зыяны юк

2013 елның 12 ноябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы белгечләре Европа сыйфат атнасы кысаларында Казан кооператив техникумы студентлары белән очрашты.

Казан кооператив техникумы булачак икътисадчылар, бухгалтер, җәмәгать туклануы технологлары, товар белгечләре, товар белгечләре-экспертлар, кунакханә сервисы менеджерлары һ.б әзерли.

Булачак белгечләргә үзләре өйрәнә торган фәннәргә өстәмә рәвештә кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә гамәлдәге законны аңлату  – бик кирәкле эш. Уку барышында теоретик белемнәрне практик белемнәр белән бергә үреп алып бару укучыларга кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге белемнәрен чарлау, киңәйтү мөмкинлеге бирә.

Чара ике өлешкә бүлеп уздырылды. Беренче өлеше кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге норматив актларның: “Кулланучылар хокукларын яклау турында” Россия Федерациясе Законының, Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләренең, Россия Федерациясендә халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү кагыйдәләренең төп нигезләмәләре турында лекция рәвешендә үткәрелде.

Икенче өлеше сорауларга җаваплар рәвешендә уздырылды. Товаровед экспертизасы үткәрү турында тема буенча фикер алышу чарада катнашучыларда зур кызыксыну тудырды. Эксперт оешмаларының эшчәнлеге һәм роле турында мәсьәлә карап тикшерелде.

Чара ахырында кооператив техникум укучылары, әлеге очрашу өчен әзерләнгән тест сорауларына җавап биреп, кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге аң-белемнәрен барлау-тикшерү мөмкинлеге алды.

Очрашу азагында мәгълүмати буклетлар, “Пульс” газетасының яңа саны өләшенде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International