Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын тәэмин итү һәм яклау мәсьәләләре буенча Координация советы утырышы булды

2025 елның 22 апреле, сишәмбе

2025 елның 17 апрелендә Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе – Координацион совет рәисе урынбасары Җәүдәт Әхмәтханов рәислегендә, Идарә җитәкчесе – Координацион совет рәисе урынбасары Марина Патяшина, координацион совет әгъзалары һәм муниципаль берәмлекләрнең башкарма комитетлары җитәкчеләре катнашында (ВКС режимында) кулланучылар хокукларын тәэмин итү һәм яклау турында координацион совет утырышы узды.

Чараның мәртәбәле кунагы Россия кулланучылар берләшмәсе рәисе Алексей Корягин булды. Алексей Корягин үз чыгышында берләшмә эшенең төп юнәлешләрен билгеләп үтте, шулай ук хезмәт күрсәтү сыйфатын яхшырту һәм гражданнар мәнфәгатьләрен яклау өчен партнерлыкны үстерүгә әзер булуын белдерде.

Утырышның темасы агымдагы мәсьәләләр буенча фикер алышуга һәм республикада кулланучылар хокукларын яклауның барлык дәрәҗәләрендә үзара хезмәттәшлекнең нәтиҗәле механизмнарын эшләүгә багышланган иде.

Россия кулланучылар берләшмәсенең аналитик идарәсе җитәкчесе Ирина Соколова Россия кулланучыларының яклану дәрәҗәсе буенча РФ субъектлары рейтингы турында сөйләде.

Чарада төрле секторларда кулланучылар хокукларын бозуга бәйле мөһим темалар күтәрелде: республиканың кулланучылар базарында сатыла торган азык-төлек товарларының сыйфаты һәм куркынычсызлыгы мәсьәләләре; торак-коммуналь хезмәтләр. Арча һәм Лаеш муниципаль берәмлекләрендә Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә башкарылган эшләр турында докладлар яңгырады.

Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын тәэмин итү һәм яклау мәсьәләләре буенча Координация советы утырышы йомгаклары буенча чара барышында әйтелгән позицияләрне исәпкә ала торган йөкләмәләр исемлеге әзерләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International