Казанда спиртлы продукция җитештерү һәм аның әйләнеше өлкәсендә мәҗбүри таләпләрне үтәү буенча хокук куллану практикасы мәсьәләләре буенча ачык чара узды

2025 елның 24 апреле, пәнҗешәмбе

Бүген Казанда этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерү һәм әйләнеше өлкәсендә мәҗбүри таләпләрне үтәүдә хокук куллану практикасы мәсьәләләренә багышланган ачык чара узды. Чара Идел буе федераль округында алкоголь һәм тәмәке базарларын контрольдә тоту федераль хезмәтенең Төбәкара идарәсе җитәкчесе Оксана Фомиченко рәислегендә узды.

Чарада Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов, алкоголь һәм тәмәке базарларын контрольдә тоту федераль хезмәтннең Идел буе федераль округында Төбәкара идарәсе җитәкчесе урынбасары Осман Садретдинов, Дәүләт алкоголь инспекциясе вәкилләре, Татарстан Республикасы территориясендә этил спирты, алкоголь һәм спиртлы эчемлекләр җитештерү һәм аның әйләнешен гамәлгә ашыручы хуҗалык итүче субъектлар вәкилләре катнашты.

Чара кысаларында мәҗбүри таләпләрне типик бозу һәм аларны профилактикалау ысуллары, БДАМСка үзгәрешләр кертүдә дәүләт хезмәте күрсәтү, шулай ук сыра кайнату продукциясен маркировкалау юлы белән нөсхә күзәтүчәнлеген кертү мәсьәләләре каралды.

Тэги: ачык чара
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International