Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов Идел буе федераль округында Росалкогольтабакконтроль идарәсе җитәкчесе Оксана Фомиченко белән эшлекле очрашу уздырды.
Киңәшмә барышында этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерү һәм аларның әйләнеше өлкәсендә контроль-күзәтчелек эшчәнлеген гамәлгә ашыруның проблемалы мәсьәләләре, профилактик чаралар уздыру турында фикер алыштылар, профилактик чаралар уздыруның уңай тәҗрибәсе турында сөйләштеләр.
Идел буе федераль округы буенча РАР контроле МРУ һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе арасында эшлекле очрашу кысаларында мәгълүмати хезмәттәшлек турында килешү имзаланды, ул органнар арасында яңа дәрәҗәдә хезмәттәшлеккә китерәчәк.