Чик аша чыгу рөхсәт ителми

2025 елның 29 апреле, сишәмбе

2018 елның 15 гыйнварында Татарстан Республикасы Яшел Үзән шәһәр суды Казахстан Республикасы гражданинына маркировкаланмаган алкоголь продукциясен Татарстан Республикасы территориясендә законсыз йөрткән өчен 4000 сум күләмендә административ штраф салу турында карар чыгарды. Суд карары нигезендә тартып алынган продукция юкка чыгарылырга тиеш була.

Хокук бозучы штраф түләү турындагы таләпне билгеләнгән срокларда үтәмәгәнлектән, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр Министрлыгының Миграция мәсьәләләре идарәсенә әлеге затка карата чикләү чараларын куллану турында үтенеч белән мөрәҗәгать иткән иде. Нәтиҗәдә, бу гражданинга бурычны тулысынча түләп бетергәнче Россия Федерациясе территориясенә керү тыелды.

Җиде елдан артык вакыт узгач, бурычлы кеше үзенең вәкиле аша Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең интернет-кабул итү бүлмәсенә административ штрафны түләү өчен түләү реквизитлары бирүне сорап мөрәҗәгать итте. 2025 елның 23 апрелендә хокук бозучының бурычы тулысынча түләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International