2025 елның 28 апрелендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе боерыгын үтәү йөзеннән, Яшел Үзән районы буенча ОНД һәм ПР хезмәткәрләре катнашында, Яшел Үзән территориаль органында янгын куркынычсызлыгы буенча профилактик чаралар үткәрелде. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәре чарада катнашучыларга янгын чыккан очракта ничек нәтиҗәле эш итәргә, янгын сүндерү чараларын ничек дөрес кулланырга кирәклеге турында җентекләп сөйләде, территориаль орган биналарында янгын куркынычсызлыгын көчәйтүгә юнәлдерелгән кайбер киңәшләр бирде. Мондый чаралар безнең хезмәткәрләрнең хәбәрдарлык дәрәҗәсен арттыра - без куркынычсызлык турында күбрәк белгән саен, куркыныч хәлләр килеп чыгу ихтималы да азрак.