Озын юл үткән солдат турында

2025 елның 5 мае, дүшәмбе

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәре Дания Фәрхетдинованың бабасы Мөхәммәтша Закир улы Мингалиев 1938 елда хәрби хезмәткә алына. Башта Ерак Көнчыгышта хезмәт итәргә туры килә, ә 1941 елның мартында аларның 130 укчы полкы көнбатыш чигенә күчерелә. 1941 елның җәендә солдатның өенә кайтуын көтәләр, ләкин туган йорты урынына шунда ук Бөек Ватан сугышы фронтына китәргә туры килә. Дүрт ел буе, госпитальдә яраларын дәвалаудан кала, ул алгы сызыкта була.

Аларның 71 аерым укчы батальоны махсус Балтыйк буе полкы составында сугыша-сугыша Ленинградка кадәр чигенә. Шушында солдат аркасына каты яра ала. Блокададагы Ленинградта дәвалана. 1942 елның мартында аны Ладога күле аша «тормыш юлы» буенча Киров өлкәсе госпиталенә озаталар. Госпитальдән соң Горький шәһәренә җибәрәләр, анда 8 нче гвардия аерым танк бригадасының аерым мотоукчылар батальоны формалаша. Аннан – Сталинград фронтына. Мөхәммәтша Мингалиев җитәкчелегендәге танк десанты автоматчылары взводы Сталинград өлкәсенең Суровикино шәһәре янында сугышка керә. Һәм тагын аягына яра ала. Госпитальдән соң көньяк фронтта сугыша. Украинадагы Штеровка шәһәре өчен барган сугышларда өченче тапкыр яралана. Ул чакта 1943 елның ноябре була. Аннары 1 нче Белоруссия фронтындагы сугышларда катнаша. Бу вакытта аның дивизиясе оборонада була. 1944 елның июнь аена кадәр алар оборона рубежларын тоталар. Ачылып киткән яралары аны яңадан госпитальгә китерә, ә дәвалангач, Мөхәммәтша Мингалиев үз дивизиясенә кайта. Дивизия командиры Татарстаннан – Ф.Г. Булатов. Полк белән шулай ук Татарстан кешесе подполковник В. Н. Мамулов җитәкчелек итә. Ә якында якташлар булганда, авырлыклар ничектер җиңелрәк кичерелә.

Мөхәммәтша Закирович сугыша-сугыша Польшага кадәр барып җитә, Җиңү көнен Гливице шәһәрендә каршылый. 1946 елның гыйнварында гвардия өлкән лейтенанты дәрәҗәсендә демобилизацияләнә. Ерак Көнчыгыштан алып Германиягә кадәр – сугышчан солдатның хәрби хезмәт юлы шундый. Сугыштан соңгы елларда Мөхәммәтша Закирович, пенсиягә чыкканчы, колхозда эшли, колхоз рәисе итеп сайлана, гади, намуслы, җаваплы кеше буларак хәтердә кала.

Без - Җиңү варислары, батырлар, Бөек Ватан сугышы фронтларында сугышкан һәм тылда җиңү яулаган кешеләрнеә хәтерен саклыйбыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International