Эшмәкәрләр өчен бердәм ачык ишекләр көне узды

2025 елның 8 мае, пәнҗешәмбе

2025 елның 7 маенда Тәтеш шәһәрендә эшмәкәрләр өчен бердәм Ачык ишекләр көне булып узды. Чара Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе Яшел Үзән территориаль органы һәм Тәтеш районы башкарма комитеты белән берлектә Роспотребнадзор идарәсе тарафыннан оештырылды. Кулланучылар хокуклары турындагы законнарны үтәү, сәүдә һәм көнкүреш кагыйдәләрендәге үзгәрешләр, шулай ук алкоголь сатуны  җайга салуның яңа нормалары каралды. Катнашучыларны шикаятьләрне карау тәртибе, сатып алучыларга мәгълүмат бирү һәм хезмәтләр сатып алу турында документлар бирү таләпләре белән таныштырдылар. Уңайлылык өчен төрле телләрдә белешмәләр һәм брошюралар таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International