«Азбука сыра» «Россиянең сыйфат йолдызы» конкурсы лауреаты булды

2025 елның 26 мае, дүшәмбе

Татарстанның «Азбука сыра» предприятиесе «Сөт продукциясе җитештерүчеләр» категориясендә 2025 елда «Россиянең сыйфат йолдызы» товар һәм хезмәт күрсәтүләр җитештерүчеләренең абруйлы Бөтенроссия конкурсы лауреаты исеменә лаек булды.

Конкурс комиссиясе 2025 елның 26 маендагы Карары белән компанияне сатып алучыларның киң даирәсенә йөз тоткан югары сыйфатлы сөт продуктларын җитештерүнең тотрыклы югары стандартлары, шулай ук җитештерү процессын һөнәри оештыру һәм предприятие хезмәткәрләренең үрнәк дәрәҗәдәге хезмәт культурасы аркасында абсолют җиңүче дип таныды.

«Азбука сыра» ҖЧҖте Россиянең сыйфат йолдызы конкурсында бүләк алган республиканың беренче предприятиесе булуы аерым игътибарга лаек. Конкурс Россия кулланучылар берләшмәсе тарафыннан 2013 елда оештырылган. Конкурсның максаты - илебез бизнесына ярдәм итү, россия җитештерүчеләренең күренекле казанышларын алга этәрү һәм хезмәт коллективларын продукция һәм хезмәт күрсәтүләр сыйфаты өлкәсендә югары казанышлары өчен бүләкләү.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, ел саен лауреат титулы үз эшчәнлекләренең иң югары сыйфат күрсәткечләренә ирешкән ун компаниягә генә бирелә. Шулай итеп, «Азбука сыра» ҖЧҖ коллективының казанышы аеруча әһәмиятле вакыйга булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International