2025 елның 14 июленнән кулланучылар хокукларын яклау темасын иң яхшы яктыртуга республика конкурсы старт ала

2025 елның 30 июне, дүшәмбе

Этил спирты, алкогольле продукция җитештерүгә, аларның әйләнешенә һәм сыйфатына дәүләт контролен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча Татарстан Республикасы дәүләт инспекциясе, «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы, Татарстан Республикасы Журналистлар берлеге 2025 елның 14 июленнән  2025 елның 18 ноябренә кадәр Кулланучылар хокукларын яклау темасын иң яхшы яктыртуга республика конкурсы (алга таба – Конкурс) оештыра. Конкурс массакүләм мәгълүмат чараларын кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләрен киң яктыртуга җәлеп итү максатында үткәрелә.

Конкурсның төп бурычлары: кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләрен пропагандалауга зур өлеш керткән журналистларның иҗади активлыгын хуплау; ММЧда кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләрен яктырту ысулларын һәм формаларын камилләштерү; кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләрендә республика гражданнарының белем дәрәҗәсен арттыру.

Конкурс түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә, аларның һәрберсендә җиңүче билгеләнә:

«Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклау темасын яктырту буенча басма массакүләм мәгълүмат чараларында иң яхшы басма»;

«Татарстан Республикасында гражданнарның куллану грамоталылыгын арттыру буенча иң яхшы ММЧ редакциясе»;

«Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклау темасын яктырту буенча иң яхшы интернет-басма»;

«Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклау темасын яктырту буенча иң яхшы телесюжет (яисә телетапшыру)»;

«Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклау темасын яктырту буенча иң яхшы радиосюжет (радиотапшыру)»,

«Интернетта социаль челтәрләрдә кулланучылар хокукларын яклау темасын чагылдыруга иҗади якын килү»;

«Кулланучылар хокукларын яклау темасы буенча иң яхшы журналист тикшерүе».

Конкурста Татарстан Республикасы территориясендә эшчәнлек алып баручы ММЧ редакцияләре, аерым авторлар, юридик затлар катнаша ала.

Конкурска түбәндәге төр конкурс эшләре кабул ителә:

- 15 секундтан да ким булмаган дәвамлы телевизион эшләр (программалар, махсус репортажлар, телесюжетлар цикллары һәм башка телевизион эшләр), CD-яки DVD-дискта һәм (яки) хәтер флеш-картасында йөкләү өчен МР4 форматында һәм (яисә) актив сылтамада тәкъдим ителгән;

- CD-яки DVD-дискта һәм (яки) хәтер флеш-картасында йөкләү өчен МР4 форматында һәм (яисә) актив сылтамада тәкъдим ителгән 15 секундтан да ким булмаган дәвамлы радиосюжетлар (программалар, махсус репортажлар, радиосюжетлар цикллары) ;

- газеталарда (журналларда, альманахларда) һәм башка басма, электрон массакүләм мәгълүмат чараларында җитәкче имзасы һәм юридик зат мөһере (булган очракта) йә физик затлар өчен автор имзасы белән расланган, оригиналда һәм (яисә) ксерокопиядә, һәм (яисә) сканерланган килеш бирелгән кимендә 1500 тамгадан торган басма, электрон массакүләм мәгълүмат чараларында (публикацияләр сериясе, махсус чыгарылышлар) публикацияләр (фото) вариантында.

Конкурс эшләре, конкурс турындагы Нигезләмәдә күрсәтелгән документлар пакеты белән бергә, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе тарафыннан түбәндәге адрес буенча кабул ителә: 420107, Татарстан Республикасы, Казан ш., Һади Такташ ур., 94 йорт, махсус (почта) һәм (яисә) электрон почта (pdf, jpeg форматларында яисә видеоформатта): konkurs.zpp@tatar.ru «Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклау темасын иң яхшы яктыртуга Конкурс» тамгасы белән 2025 елның 21 октябренә кадәр кабул ителә.

Белешмәләр өчен телефоннар: (843) 277-94-99, 277-94-95.

Йомгак ясау һәм бүләкләү 2025 елның ноябрь – декабрь айларында булачак.

Конкурсны уздыру тәртибе, шартлары һәм сроклары турында тулырак мәгълүмат Кулланучылар хокукларын яклау буенча Татарстан Республикасы порталында урнаштырылган http://tatzpp.ru/, «Кулланучылар хокукларын яклау темасын иң яхшы яктыртуга Конкурс» бүлегендә https://tatzpp.ru/events/konkurs/92791/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International