Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы шуны хәбәр итә: кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча консультация пункты “Ягодная слобода” сәүдә комплексыннан (Казан ш., Краснококшайская ур., 150/2 й.) “Адмирал” Сәүдә Йорты территориясенә (Казан ш., К.Цеткин ур., 8/27 й.) күчерелде.
Консультация пунктының эш режимы: айның һәр өченче пәнҗешәмбесендә 10.00дән 11.30 сәгатькәчә. Белешмәләр алу өчен телефон: 277-94-96.