Хәмергә каршы законны үтәмәүгә җаваплылык көчәйтелде

2013 елның 20 ноябре, чәршәмбе

Закон проекты Дәүләт Думасында икенче укылышта кабул ителде. Аның кысаларында хәмергә каршы законны үтәмәүгә җаваплылык көчәйтелә.

Җаваплылыкны көчәйтү кысаларында легаль булмаган хәмер продукциясен җитештерүдән, сатып алу, саклау, ташу яки сатудан алынган акчаны һәм милекне конфискацияләү күздә тотыла.

Шулай ук ялган акциз маркаларын җитештергән яки бозган өчен җаваплылык кертелә. Законны бозучыларны 700 мең сумга кадәр штраф яки 5 елга кадәр төрмә җәзасы көтә.

Җинаятьләр кодексына кертелә торган төзәтмәләр балигъ булмаганнарны системалы төстә спиртлы эчемлекләр куллануга җәлеп иткән өчен билгеләнгән җәзаны катгыйландыра – моның өчен 2 дән 6 елга кадәр төрмә җәзасы күздә тотыла.

Шулай ук КоАП ка төзәтмәләр кертеләчәк. Алар кысаларында этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерү һәм әйләнеше өлкәсендә законны бозган гражданнарны җаваплылыкка тарту буенча дәгъва срогы 2 айдан 1 елга кадәр озайтыла.

Моннан тыш, ваклап сатудан кала, озату документларыннан башка гына алкогольне саткан өчен штраф кертелә. Штраф күләме 300 мең сумга кадәр тәшкил итәчәк. Шулай ук товарны конфискацияләү  күздә тотыла, дип хәбәр итә “Росбалт”.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International