2013 елның 20 ноябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе урынбасары Арсланов Рөстәм Әсхәт улы Арча шәһәре һәм Арча районында алкогольле продукцияне сатучы эшмәкәрләр, райондагы җитештерүчеләр белән кулланучылар базарының торышы һәм аны үстерү проблемалары буенча күчмә киңәшмә үткәрде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе урынбасары Р.Ә.Арсланов Арча муниципаль районының кулланучылар базары торышы һәм аны үстерү проблемалары турында сөйләде. Ул шулай ук көндәшлеккә сәләтле җирле җитештерүчеләр продукциясен сатуның зарурилыгын билгеләп үтте.
Күчмә чараның икенче өлешендә Р.А.Арсланов ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе компетенциясенә керүче мәсьәләләр, аерым алганда, алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнешен дәүләти җайга салу өлкәсендәге законнар буенча Арча районы гражданнарын кабул итүне оештырды. Барлык сорауларга да гамәлдәге законнар нигезендә тулы җаваплар ирештерелде.