Питрәч һәм Биектау районнары мәктәпләре укучылары белән очрашулар узды

2025 елның 12 сентябре, җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы башлыгы Марина Егорова Питрәч һәм Биектау районнарының 8-11 сыйныф укучылары белән семинарлар үткәрде.

Кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнар укучылар игътибарына гамәли яктан тәкъдим ителде, тормыштан мисаллар китерелде, анда төрле очракта кулланучы кем була, әлеге очрак кулланучылар хокукларын яклауны регламентлаучы законнарга эләгәме икәнлеге турында фикер алыштылар.

Алынган белемнәр сыйфатсыз продукция (хезмәтләр) сатып алган очракта үз хокукларыңны якларга, «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законының хокукый нормаларын гамәлдә кулланырга ярдәм итә, бу ахыр чиктә җәмгыятьтә куллану культурасының үсүенә ярдәм итәчәк.

Укучыларның олимпиадада катнашу мәсьәләсенә дә тукталдылар, аның бәхәссез уңай яклары бар: тәҗрибә һәм белем туплау, дөньяга карашны киңәйтү.

Мөстәкыйль әзерлек укучыларга олимпиада биремнәрен үтәргә мөмкинлек бирәчәк, ә иң мөһиме, кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә алынган белемнәрне алар гамәлдә куллана алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International