Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы белгече Ирина Синица Азнакай шәһәренең 2 нче урта мәктәбенең 8а сыйныфы укучылары өчен кулланучылар хокукларын яклау буенча лекция үткәрде.
Укучыларны «Кулланучылар хокукларын яклау турында» Россия Федерациясе Законы белән таныштырдылар. Законның актуаль статьяларын карадылар: товарда кимчелекләр табылганда кулланучының хокуклары турында; кулланучының тиешле сыйфатлы товар алмаштыру хокукы һәм алмаштырылырга тиеш булмаган тиешле сыйфатлы азык-төлек булмаган товарлар исемлеге турында; товарны дистанцион сату ысулы турында.
Укучыларга ел саен Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе үткәрә торган кулланучылар хокукларын яклау буенча олимпиада турында искә төшерделәр һәм анда актив катнашырга киңәш иттеләр.