Депутатлар белән очрашу

2013 елның 26 ноябре, сишәмбе

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы җитәкчесе Гөлшат Вафина депутатлар комиссиясе утырышында (анда балалар арасында эчкечелекне кисәтү мәсьәләсе буенча фикер алышу булды) катнашты. Ул иң элек 2013 елның 1 гыйнварыннан стационар булмаган сәүдә объектларында, шул исәптән җәяүлеләрнең җир асты юлларында сыра белән сәүдә итүнең тыелганлыгын искә төшерде. Бүген җәяүлеләрнең җир асты юлларындагы сәүдә нокталарының стационар сәүдә нокталары булып тормаулары турында  Чаллы шәһәре буенча суд карарлары да бар инде, диде ул.

Гөлшат Вафина хәмер продукциясен: берничә шешә аракы һәм “фанфурик” күрсәтте (әлбәттә, реклама максатыннан түгел, ә аңлату йөзеннән).

– Әлбәттә, без беркемне дә хәмер эчәргә өндәмибез, әмма инде эчәсең икән, сыйфатлысын эчәргә кирәк, – дип искәртте Гөлшат Тависовна. – Хәмер сатып алырга ниятләгән теләсә кем ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе сайтында хәмер шешәсенә ябыштырылган стикердагы номер-кодны җыеп, төрелмәсенең нинди булырга тиешлеге, кайчан һәм кем тарафыннан эшләнгәнлеге турында мәгълүмат белән таныша ала.

Ә стикерлары, кодлары булмаган продукция белән нишләргә? Хәзерге вакытта кафе, бар һәм рестораннарда  бигрәк тә еш кулланыла ул. Әлеге продукция – легаль булмаган әйләнештә, шуңа күрә балигълык яшенә җитмәгәннәр дә аны җиңел генә сатып ала, чөнки алардан документ сорап тормыйлар ич...

“Фанфурик”лар сатуда да билгеле бер аңлашылмаучанлыклар чыгып тора икән.

– Кайвакыт бездән, алкоголь инспекциясе ни өчен берәүләрдән мондый продукцияне ала, икенче берәүләрдән – юк, дип сорыйлар, – диде Гөлшат Вафина. – Менә, әйтик, бу шешәдә, “Аптека челтәрләре аша сатыла” дип язылган. Шулай икән, димәк, үз вәкаләтләребез кысаларында безнең бу продукцияне законлы төстә сатудан алу мөмкинлегебез бар. Ә менә кайберәүләр тарафыннан башкача максатта да кулланыла торган косметика продукциясе, кызганычка, закон нигезендә контрольдә тотылмый. Шуңа күрә монысын сатудан ала алмыйбыз. 

Тагын шуны искәртеп үтәсе килә: бүген теләсә нинди  хәмер сату тыелган мәктәпләр, балалар бакчалары, медицина учреждениеләре, вокзаллар  чикләрен билгеләгән  башкарма комитет карары гамәлдә булып килә. Шул сәбәпле 7 сәүдә оешмасы җитәкчесенә лицензия бирүдән баш тартылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International