Кулланучылар белеме нигезләренә багышланган дәрес

2025 елның 18 сентябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Арча территориаль Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәре Саба районы Олы Шыңар мәктәбенең 8-11 сыйныф укучылары белән сыйныфтан тыш дәрес үткәрде. Анда кулланучылар белеме нигезләре турында сөйләштеләр.

Очрашу кысаларында балаларга Кулланучылар хокукларын яклау буенча ел саен Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе оештыра торган олимпиада турында искә төшерделәр һәм быел катнашырга киңәш иттеләр.

Хәзерге мәктәп укучылары социаль челтәрләрдән актив файдаланганга күрә, аларны беренче чиратта онлайн товарлар сатып алу белән бәйле сораулар кызыксындырды. Катнашучылар тиешле һәм тиешсез сыйфатлы товарларны кайтару процедурасы турында фикер алыштылар. Укучылар соравы буенча техник яктан катлаулы товарлар исемлеге җентекләп тикшерелде. Шулай ук «Коррупциягә каршы тору турында»гы Федераль закон нигезләмәләре дә каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International