Бүген Түбән Камада ел саен үткәрелә торган бөтенроссия көзге акция игълан ителде - халыкка эшкә велосипедта барырга тәкъдим иттеләр. ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре Бөтендөнья автомобильсез йөрү көне уңаеннан оештырылган акцияне хупладылар. Акциянең төп максаты - сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру, шулай ук автомобиль транспортыннан атмосферага пычраткыч матдәләр чыгаруны киметүгә өндәү. Автомобильгә альтернатива - ул велосипед! Экологик, тиз, күңелле, өстәвенә, транспортның бу төрен сайлаган кешеләр белән бердәмлек сизелә.
Катнашучылар өчен күңелле бонус булып акцияне оештыручылардан бүләк булды, аны барлык велосипедчыларга «энергетика нокталарында» тапшырдылар.