Сыра базарында катнашучылар игътибарына

2025 елның 19 сентябре, җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе хәбәр иткәнчә, «Сыра нигезендә әзерләнә торган эчемлекләрне һәм аз алкогольле эчемлекләрнең аерым төрләрен идентификацияләү чаралары белән маркировкалау кагыйдәләрен раслау һәм мәҗбүри рәвештә маркировкаланырга тиешле товарлар әйләнешен мониторинглауның дәүләт мәгълүмат системасын кертү үзенчәлекләре турында» Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2022 елның 30 төнендәге 2173 номерлы карарында сырага, сыра нигезендә әзерләнә торган эчемлекләргә һәм аз алкогольле эчемлекләрнең аерым төрләренә карата идентификацияләүгә үзгәрешләр кертелде, ул 2025 елның 13 сентябреннән үз көченә керә («Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2022 елның 30 ноябрендәге 2173 номерлы карарына үзгәрешләр кертү турында» Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2025 елның 13 сентябрендәге 1415 номерлы карары).

Федераль законнарның яңа таләпләрендә сыра һәм аз алкогольле продукция базарында катнашучыларга адаптация чоры бирелә, аларда 2025 елның 01 сентябреннән җитештерелгән төргәкләрдә продукция әйләнеше турындагы мәгълүматларны тапшыруга әле тулы техник әзерлек юк.

Идентификация кодлары белән УПД тапшыруның техник мөмкинлеге үз вакытында гамәлгә ашырылган әйләнештә катнашучылар элек расланган тәртиптә эшләүләрен дәвам итәләр.

Маркировкалау кагыйдәләре нигезендә белешмәләрне тулы нөсхә итеп тапшыруга күчүнең тәкъдим ителгән датасы 2025 елның 15 октябре, бу товар үткәрү чылбырын югары сезонга (яңа ел бәйрәмнәренә) әзерләү зарурлыгы һәм бу чорда товар китерүнең өзеклек куркынычын киметү белән аңлатыла.

Барлык мәгълүмат Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең рәсми порталында «Эшчәнлек» бүлегендә, «2023 елның 01 апреленнән сыраны маркировкалау буенча Эксперимент» бүлекчәсендә, «документлар» бүлекчәсендә урнаштырылган:

https://gosalcogol.tatarstan.ru/file/pub/pub_4722770.pdf

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International