2013 елның 22 ноябрендә Баулы шәһәренең каты көнкүреш калдыклары полигонында Казахстаннан китерелгән хәмернең зур партиясе (7731 шешә) юк ителде.
Моңа кадәр Казан-Оренбург юлының 384 нче чакрымында автомобильләр туктатылып, аларны тикшерү барышында “Кристалл ТМ” аракысы тартып алынган иде. Сәбәбе: автомобильгә төялгән алкогольле продукциягә билгеләнгән үрнәктәге товарны озату документлары булмау, моннан тыш шешәләрдә акциз маркалары булмау.
Бу гражданнарга карата административ хокук бозу турында беркетмәләр тутырылды. Закон бозучылар Баулы шәһәр суды карары белән алкогольле продукцияне конфискацияләү һәм штраф салу рәвешендә административ җаваплылыкка тартылды.
Шулай итеп, республикабыз территориясенә контрабанда юлы белән кертелгән меңнәрчә аракы шешәсе бульдозерның чылбырлы тәгәрмәчләре астында калды.