ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Зеленодол территориаль органы хезмәткәрләре Кама Тамагы муниципаль районында “Кама Тамагы” полиция бүлеге участок полиция хезмәткәре белән берлектә Кече Кариле авылында хосусый эшмәкәрнең “УАЗ-452” автомобиленнән алкогольле продукцияне легаль булмаган төстә ваклап сату очрагын билгеләде.
Сатучының, беренче чиратта кирәкле товарлар белән күчмә сату оештырып аракыларын да сатуы ачыкланды. Контрольлек чаралары барышында ялган аракы билгеләренә ия булган ярты литрлы 27 шешә хәмер табылды.
Әлеге очрак буенча хосусый эшмәкәргә карата административ хокук бозу турында беркетмә тутырылды. Материаллар, административ йогынты чаралары турында карар кабул итү өчен, судка тапшырылды.
Исегезгә төшерәбез: алкогольле продукциянең легаль булу-булмавын шешәсенең “тышкы кыяфәтенә” карап та белергә була: легаль хәмернең этикеткасы һәм конрэтикеткасы тигез итеп ябыштырылган була, бөкесе борылып йөрми, шешәсенә акциз маркасы яки федераль махсус марка ябыштырылган була. Шешә эчендә чит-ят әйберләр йөзеп йөрми.
Шулай ук Интернет аша да алкогольле продукциянең легальлеген тикшерергә була. Әлеге сервис ТР Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең рәсми порталында (uslugi.tatar.ru) һәм ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең рәсми сайтында (tatalc.ru) урнаштырылган. ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең “кайнар телефон”ы 8 (843) 278-92-79) да тәүлек әйләнәсендә эшли.