Укучыларның кулланучылар белемен арттыру, балаларның кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләрен тирәнтен өйрәнүгә кызыксынуын арттыру максатларында, Түбән Каманың 35 нче лицеенда 10 нчы сыйныф укучылары өчен җәмгыять белеме буенча ачык дәрес үткәрелде. Дәрескә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Евгения Чернова чакырылган иде. Белгеч Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге закон нигезләрен ситуацион бурычлар һәм тиешле законнар кулланып аңлатты (реаль практикадан мисаллар карадылар). Аннары балаларга тест сорауларына җавап бирергә тәкъдим ителде.
Балалар һөнәри юнәлешле өстәмә сораулар бирә алдылар. Дәрес нәтиҗәләре буенча укучылар кулланучылар хокуклары буенча ел саен үткәрелә торган республика олимпиадасында катнашырга карар кылдылар (тулырак: olympiada.tatzpp.ru/). Олимпиаданың беренче сайлап алу туры 15 сораудан торган тест биремен үтәү рәвешендә дистанцион формада уза.