“Добрый” кибете хәмерсез калды

2013 елның 27 ноябре, чәршәмбе

Ноябрь аенда Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре хосусый эшмәкәрнең “Добрый” дигән кибетендә тиешле лицензиядән башка гына алкогольле продукциянең ваклап сатылуын ачыклады. Барлыгы 230 шешә хәмер сатудан алынды.  Лицензиясез сатуга чыгарылган коньяк, виски, аракы, шампан, шәраб, әче төнәтмәләрнең гомуми күләме 101,7 литр тәшкил итте.

Әлеге факт буенча хосусый эшмәкәргә карата административ хокук бозу турында беркетмә тутырылды. Эш материаллары административ йогынты чаралары күрү турында карар кабул итү өчен судка тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International