Дәүләт Думасына балаларга энергетик эчемлекләр сатуны тыю турында закон проекты кертелде

2013 елның 28 ноябре, пәнҗешәмбе

Законны тәкъдим итүче Виктор Звагельский: “Бүген тонусны күтәрә торган хәмерсез эчемлекләрне сату күләмнәренең бик тиз артуы һәм мондый эчемлекләрнең ассортименты киңәюе күзәтелә”, – ди.

“Россиядә энергетик эчемлекләрне сату ел саен уртача алганда 33 процентка үсә. Тонусны күтәрә торган энергетик эчемлекләргә бигрәк тә үсмерләр мөкиббән китә. Мондый эчемлекләрнең күз явын алырдай җете матур рәсемле савытлары бу продукциянең зыянсызлыгы турында ялган фикергә этәрә.

Шул ук вакытта энергетик эчемлекләрнең күпчелегендә синтетик кофеинның төп компонент булып торуын күпләр башларына да китерми. “Роспотребнадзор” мәгълүматларына караганда, бу матдәне тәүлегенә 150 мг нан артыграк кулланырга ярамый.  Ә организмның тонусын күтәрә торган эчемлекләрнең савыты сыешлыгы гадәттә 250 мл һәм аннан зуррак булуын, өстәвенә яшьләрнең көненә бер савыт белән генә чикләнмәүләрен исәпкә алганда, яшь организмга нәрсә янавын күз алдына китерүе дә куркыныч.

Кофеинның  мондый күләме зурлар өчен дә күп, балалар өчен исә әйтеп тә торасы юк. Моннан тыш кофеинны даими рәвештә шундый зур күләмдә куллануның үсеп килүче организмны эштән чыгарырдай процессларга нигез салуын билгеләп үтәргә кирәк.

Энергетик эчемлекләр әйләнешен контрольдә тотуны катгыйлату балигъ булмаганнарны мондый эчемлекләрне сатып алучылар исемлегеннән төшереп калдырырга ярдәм итәчәк, ә калган гражданнарга составында зарарлы матдәләр һәм өстәмәләр булмаган хәмерсез эчемлекләрне  сайлап алу мөмкинлеге бирәчәк,” – дигән фикерен җиткерде депутат.

Ул шулай ук: “Әлеге закон проекты нигезендә балигъ булмаганнарга бу эчемлек төрен сатуга тыю кертү, продукцияне яшьләргә сату урыннарын чикләү һәм савытының сыешлыгын 330 миллилитрга кадәр чикләү кертү тәкъдим ителә”, – дип тә өстәде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International