Бөтендөнья сыйфат атналыгы кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре Минзәлә муниципаль районына юл тоттылар. Белгечләр Минзәлә шәһәренең сәүдә нокталарында кулланучылар һәм хуҗалык субъектлары өчен профилактик чаралар үткәрделәр. Хуҗалык субъектлары вәкилләре һәм сатучылар кулланучылар базарына кагылышлы сораулар бирделәр. Белгечләр сыйфаты тиешенчә булмаган товарны сату һәм сатып алу очрагында төп хокук һәм бурычларны аңлаттылар, проблемалы хәлләрне судка кадәр хәл итү юлларын һәм вариантларын тәкъдим иттеләр.
Шәһәр кулланучыларына кулланучылар мөнәсәбәтләре өлкәсендә актуаль темаларга мәгълүмати белешмәләр тәкъдим иттеләр.
Чарада катнашучыларның барысына да Чаллы территориаль органының Кайнар линиясе эше турында мәгълүмат бирелде: 8(8552) 71-43-03.