Чистай территориаль органы һәм Роспотребнадзор белгечләре Нурлатның 3 нче мәктәбенең 8-11 сыйныф укучылары өчен чара үткәрделәр. Укучылар Бөтендөнья сыйфат атналыгы һәм кулланучылар хокукларын яклау һәм законны өйрәнүнең мөһимлегенә багышланган бәйрәмнәр турында белделәр. Укытучылар дискуссиядә актив катнаштылар. Чара анкета һәм викторина белән тәмамланды, ә укучыларга мәгълүмати материаллар тапшырылды.