Казан территориаль органы башлыгы Марина Егорова Татарстанның Лаеш һәм Питрәч районнары авылларында гражданнарны кабул итте. Халык сыйфатсыз товарлар һәм хезмәтләр сатып алу, бәяләр һәм тиешле документлар рәсмиләштерү мәсьәләләре буенча консультацияләр алды. Аларга дәгъва белдерү һәм товарларны алмаштыру тәртибе аңлатылды.