Бөтендөнья сыйфат көне кысаларында Арча территориаль органы хезмәткәре Иске Чүриле мәктәбенең җиденче сыйныф укучылары өчен дәрес үткәрде. Укучылар кулланучылар хокуклары, катлаулы товарлар сатып алу үзенчәлекләре һәм җәмәгать туклануы хезмәтләре белән таныштылар. Лекциядән соң укучылар викторинада катнаштылар һәм файдалы материаллар алдылар.