ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы һәм Лаеш районы башкарма комитеты белгечләре КФҮнең җирле бүлегендә семинар үткәрделәр. Семинар сыйфат көненә багышланган һәм кулланучыларның грамоталылыгын арттыруга юнәлдерелгән. Катнашучыларга сыйфатлы товар сайлау критерийлары, сатучыларның бурычлары һәм кулланучылар хокукларын яклау турындагы законның төп нигезләмәләре турында сөйләделәр. Барлык катнашучыларга сатып алучылар хокукларын яклау буенча бушлай басма материаллар тәкъдим иттеләр.