Дәүләт структуралары вәкилләре сатып алучылар һәм сатучылар белән очрашты

2025 елның 18 ноябре, сишәмбе

Дәүләт алкоголь инспекциясе, Роспотребнадзор һәм Түбән Кама районы башкарма комитеты хезмәткәрләре эре кибетләрдә эшләүчеләр һәм аларга килүчеләр белән очрашулар үткәрделәр. Катлаулы товарларны сату кагыйдәләрен, азык-төлек һәм парфюмерия сыйфатына таләпләрне, «Гадел билге»маркировкасын тикшерүнең мөһимлеген аңлаттылар. Сатып алучыларга буклетлар һәм мәгълүмати листовкалар таратып, товарларны кайтару хокуклары һәм тәртибе турында сөйләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International