MAX билетлар сатып алуның уңайлы сервисын тәкъдим итте

2025 елның 25 ноябре, сишәмбе

Үзебезнең Max мессенджерының яңа функцияләре турында сөйлибез!

MAX кулланучылары хәзер мәдәни вакыйгаларга билетларны кушымта эчендә яңа төзелгән сервис ярдәмендә тиз таба һәм сатып ала алачак. Бары тик мессенджерны ачасыз, театрлар, музейлар һәм кинотеатрларның тәкъдим ителгән афишаларыннан кирәкле вакыйганы сайлыйсыз һәм «Госуслуги Культура»мини-кушымтасын кулланып онлайн билет сатып аласыз.

Яңа сервис бөтен Россия территориясендә эшли һәм «Пушкин картасы»программасы белән тәңгәл килә. Сервистан файдалану җиңел:

- MAX кушымтасын ачыгыз.

- Экран астындагы яңа сервис билгесен сайлагыз.

- Үзегезгә туры килгән чараны сайлап алыгыз.

- Заказны рәсмиләштерегез һәм сатып алуны мәдәният учреждениесенең рәсми мәйданчыгында төгәлләгез.

Тэги: МАХ
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International