2013 елның ноябрендә Алексеевск полициясе хезмәткәрләре Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгечләре белән берлектә Казан-Оренбург автомобиль юлының 87 нче чакрымында “Кристалл” аракысы (Татарстан Республикасында җитештерелгән, билгеләнгән үрнәктә маркалары булмаган) төялгән “ГАЗ-172462” маркалы автомобильне туктатты. Күрелгән оператив чаралар нәтиҗәсендә 1074 литр күләмендә алкогольле продукция тартып алынды, законсыз төстә сату максатында аракы ташу факты буенча Зеленодолда яшәүче гражданинга карата административ хокук бозу турында беркетмә тутырылды. Эш материаллары тиешле ведомствога карап тикшерүгә җибәрелде.