Кулланучылар хокукларын яклау темасын иң яхшы яктырту буенча республика конкурсы тәмамланды. Аны ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе «Татмедиа» агентлыгы һәм ТР Журналистлар берлеге белән берлектә үткәрә. Чараның максаты-массакүләм мәгълүмат чараларын кулланучылар хокукларын яклау проблемаларын актив яктыртуга җәлеп итү.
Конкурска республиканың төрле муниципаль районнарыннан һәм шәһәрләреннән 65 гариза кабул ителгән, эшләрне аерым авторлар да, ММЧ редакцияләре дә биргән.